Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзеләчәк

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев катнаша.

Татарстанда Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзеләчәк. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышындагы чыгышы вакытында әйтте.

"Комитет игътибарын XVIII-XIV гасыр агач биналарына юнәлтте. Алар аерым аерым мөнәсәбәт таләп итәләр. Һәр архитектор-реставратор агач йортларны торгызу белән шөгыльләнә алмый. Биредә аерым караш кирәк", - диде Иван Гущин.

Мәдәни мирас объекты булган Шамов хастаханәсе бинасының конференцияләр залында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы бара.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев катнаша.

Залда ТР министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, проект һәм реставрация оешмалары, дини оешмалар, белем бирү учреждениеләре, музей-тыюлыклар җитәкчеләре бар. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференция режимында кушыла ала.

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/14/178776/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X