Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Мәскәү белән Казан арасында тизлекне тикшерә торган система урнаштырдылар

Хәзер машина йөртүчеләр тизлекне радар алдыннан киметеп, аны узгач куа алмый.

«Мәскәү — Уфа», «Казан — Оренбург» һәм «Казан — Ульяновск» федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларында Автомобильләрнең хәрәкәт тизлеген өзлексез тикшереп тору системасы барлыкка килде.

«Автоматлаштырылган режимда эшләүче 100 прибор гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган 290 автомобиль юлы участогын контрольдә тота», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Административ хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү үзәге.

Датчиклар бер-берсе белән берләштерелгән һәм барлык маршрутта тизлекне контрольдә тота, шуңа күрә хәзер машина йөртүчеләр контроль алдыннан тизлекне киметә һәм камераны узгач, янә куа алмый.

2019 елда мондый системаны Татарстанның Казан-Шәмәрдән, Чистай-Түбән Кама, Казан-Малмыж, Чаллы-Зәй-Әлмәт, Саескан Тавы-Шәле юлларында гамәлгә кертергә ниятлиләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/190884/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса