Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

“Казан-Арена” стадионында киләчәктә Татарстанның Спорт музее эшләячәк

Хәзерге вакытта Шамил Галиев исемендәге музейны Спорт сараеннан күчереп, мәйданнарын киңәйтү һәм яңа экспонатлар белән тулыландыру турында сүз бара.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, Футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлангач, “Казан-Арена” стадионының ничек кулланылачагы турында сөйләде. Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта ул стадионга Шамил Галиев исемендәге спорт музее күченәчәген әйтте.

Моңа кадәр ул музей Спорт сараенда эшләп килде. Владимир Леонов әйтүенчә, музейның мәйданнарын киңәйтү һәм яңа экспонатлар белән тулыландыру турында сүз бара. “Без хәзерге вакытта яңартылган Спорт музее концепциясен эшлибез. Якын арада бу эшне төгәлләп, концепцияне тәкъдим итеп, музейны стадионга күчерәчәкбез”, - диде ул.

Министр әйтүенчә, музейның мәйданы 1 мең квадрат метр тирәсе булыр, дип көтелә.

Музейда Татарстанның "Рубин" футбол клубы, "Ак Барс" хоккей клубы, "Уникс" баскетбол клубы, "Зенит" волейбол клубы кебек профессиональ спорт клублары белән бәйле экспонатлар куелачак.

Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Шамил Галиев исемендәге Татарстан Республикасы Спорт музее 1996 елда ачылган. 2001 елдан Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Спорт сараенда эшли.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X