Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин

Язгы ташу бик көчле булган очракта Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000нән артык кеше яши. Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2024 елның язгы ташуы буенча фаразлар борчулы. Февраль ахырына республикада кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бу язда су басу киеренке сценарий буенча үтәргә мөмкин.

 

"Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса