Көз җылы һава торышы белән сөендерә.
2025 елның 11 октябреннән 20 октябренә кадәр Татарстан территориясендә чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, төбәктә һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Чагыштыру өчен: елның бу вакыты өчен күпьеллык норма Татарстан буенча +5,4 һәм Казан буенча +5,8 градус тәшкил итә.
Элегрәк синоптиклар хәбәр иткәнчә, тулаем алганда октябрь аенда һава температурасы климат нормасына якын, ә явым-төшем күләме гадәттәгедән түбәнрәк булачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/oktyabr-urtasynda-temperatura-klimat-normasynnan-yugaryrak-bulacak-5912437