Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сайлау көнне азанны да Тямайга кушылып әйтәләр

Гади халык сайлауларны гомер буе бәйрәм итеп кабул иткән, көтеп алган.

Совет чорыннан ук килә бу. Чөнки сайлаулардан соң аз булса да бәяләр төшкән, уңай якка ниндидер үзгәрешләр көтелгән. Бүген инде халык алай әллә ни үзгәрешләр көтмәсә дә, элеккеге гадәт буенча шулайрак кабул итә. Иртә таңнан авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында музыка яңгырый. Хәтерләсәгез, элек әле кибетләре, чәйләре, коймаклары була иде. Халык җырлый, бии – бәйрәм итә. Ул вакытларда иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр генә түгел, сайлау участоклары эшен алтыда башлап төнге уникедә яба, иртәнгә кадәр отчет бирә иде. Берәүләре иртән сайлау участоклары ачылганчы килеп көтеп торса, икенчеләре участок ябылырга 5 минут кала килер иде. Бер кеше дә эшләгән урынына отчет бирмәде. Хәзер инде сайлауга машина отар өчен барабыз. Начармы әллә? Ярар, сүзем ул турыда түгел...

Инде Советлар Союзы беткәнгә шактый вакыт узса да, элеккеге традиция белән участок ачылуга авыл өстенә җыр тарала. Сайлауда кемне, нинди партияне сайлаганнарын да белми калалар. Бар да өйрәнелгән гадәт буенча. Ә авыл өстендә җыр. Сабан туенда да бу кадәр дәртле музыка яңгырамыйдыр. Башта һид киносындагы кебек бормалы-сырмалы яшькелт-зәңгәр тавыш белән Әлфинә Әзһәмова интекте, мескенкәем. Ул да булмады, Тямай чуваш көенә татарча такмак әйтеп рәхәтләнде. Шул вакыт көн уртасы җитеп мөәзин азан әйтә башлады. Ләкин азан әйтәләр дип Тямайны гына туктатучы булмады. Югыйсә өйлә намазына азан гел бер вакытта әйтелә, үзгәрми. Авыл да татар авылы. Сайлау эше белән кайнашып йөрүчеләр дә мәчет-мәдрәсә тирәсеннән ерак китмәгәннәр. Азан әйткәндә генә җырны туктатып торырга була иде. Нишләптер шуңа бер кешенең дә башы җитмәде. Берәр иманлы урыс булса, «Болай килешми, туктатып торыйк», дигән булыр иде. Азан көненә биш тапкыр, сайлау елына биш кенә тапкыр дигәннәрдер инде. Азан кайгысы буламы шундый мөһим мәсьәлә хәл ителгәндә дисезме? Шулайдыр... Динебезгә хөрмәт, намаз укучыларга итагать күрсәтергә дигән кәгазь булмаган, күрәсең, сайлау бюллетеньнәре арасында. Аның каравы, азанны күмеп чуваш көенә Тямай такмак әйтте. Дөньясы шундый бит. Иң мөһиме – сайлаулар уңышлы үтте. Урра, иптәшләр!

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса