Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә берничә автомобильне һәм подъезд ишеген зарарлаган кешене эзлиләр

Ир-ат төнлә күпкатлы йортларның берсендә «котырган», булган хәл турында шул тирәдә яшәүчеләр хәбәр итә.

Әлмәттә берничә автомобиль һәм подъезд ишеген зарарлаган билгесез кешене эзлиләр.

«Төнлә Автомобильчеләр урамында урта яшьтәге адекват булмаган кеше катнашында инцидент булды», - дип яза шәһәр халкы.

Билгесез кеше подъезд ишеген ваткан. Мизгел видеога эләккән, күрәсең, язманы каршыдагы йортта яшәүчеләрнең берсе ясаган. Кадрларда ир-атның аягы белән керү ишегенең пыяласын ватуы күренә. Моннан тыш, халык раславынча, шул ук кеше парковкада берничә машинаны зарарлаган-аларның ян көзгеләрен сындырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса