Әлмәттә тагын урлашу
Әлмәтнең үзәк урамында, хакимият бинасыннан ерак та түгел Тукайны талаганнар.
Китте замана. Элегрәк төнлә авыл кибетен басалар иде дә, иртән көтү куганда кайтмый калган кәҗәләр кереп тулган була иде. Ярар инде авылда төрле хәлләр була. Монда бит шәһәрдә, нефтьчеләр башкаласында.
Мескен Тукайга һич тынгылык бирмиләр. Берара велосипед кәрҗинендәге Шүрәлесен урлап интектергәннәр иде, инде велосипедның рулен кисеп алып киткәннәр. Бу юлы Шүрәлене яхшы итеп утыртканнар, күрәсең. Урыс әйткәндәй, «пожизненно». Шуңа күрә әле дә утыра урынында, аны алып китә алмаганнар.
Миңа калса, бу карак Тукайны гел белми дип әйтмәс идем. Аның Су анасының алтын тарагын урлаган малай турындагы кыйссасын бераз «Шүрәле» белән бутаган. Алтын тарак юк, Шүрәлене яхшы итеп утыртканнар кәрҗингә, ә нәрсәнедер урларга кирәк. Бөтен кеше урлаша бит. Олысы да, кечесе дә, җитәкчесе дә, аның кул астындагысы да. Хәтта генераллар да. Кем ничек булдыра. Әйбәт түгел... Аның әйбәт түгелен бөтенесе белә, шулай булса да урлашалар.
Тукай велосипедының бер як руле дә кемгәдер кирәк булган бит әле. Шуны урлар өчен бөтен шәһәр йоклаганны көткәннәрме, әллә инде халык күз алдында, көпә-көндез эшләгәннәрме? Бу бит инде корыган тал ботагы түгел, үтешли шартлатып сындырып алырга. Аны бит тимер пычкысы белән кисәргә кирәк. Һичьюгы каерырга, борырга, сындырырга. Бу бит шактый көч таләп итә. Бала-чага эше түгел. Төн уртасында шуның өчен йокысын калдырып килдеме икән ул «карак»? Ә көндез булса, кемдер күрергә тиеш. Димәк, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә барыбер, яки сукырлар булып чыга инде безнең шәһәр халкы. Ничек итсәләр дә иткәннәр, рульнең сул як өлешен урлаганнар. Ул объетларның җаваплы кешеләре дә бардыр, югыйсә.
Хәтерлисезме, бабай атлар яраткач, берара бөтен авыл-шәһәрләрдә ипподромнар төзеп ат чабышлары оештыру модага кергән иде. Хәзер исә Кичүчат белән Тайсуганда гына калды бугай атка «мәхәббәт». Әле ярый шәһәрдә атка мәхәббәтле кешеләр юк, алай булса Чехов бабай күптән атсыз тарантасында утырып калган булыр иде.
Сыңар руль белән йөрергә җайсыз бит инде. Ятим Тукай дигәч тә. Ә Тукайның велосипед рулен урлау бу инде Әлмәтнең чын велосипедчылар шәһәре икәнен күрсәтеп тора. Безнең бренд.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа