Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә аномаль эссе һава торышы саклана

Табиблар ачык кояш астында ял итмәскә һәм күбрәк су эчәргә киңәш итәләр.

Әлмәтлеләр аномаль эссе көннәр кичерә. Табиблар ачык кояш астында ял итмәскә һәм күбрәк су эчәргә киңәш итәләр. Ә халык әлегә биналардагы  кондиционерлар астында котыла. Атна башыннан 30 градус эсселек тора.

Кайбер кешеләр мондый көннәрне авыр кичерә. Куркыныч зонасына өлкәннәр, хроник авырулары һәм артык авырлыгы булган кешеләр, шулай ук балалар керә.

«Ачык һавада булуны чикләргә кирәк, аеруча эссе сәгатьләрдә. Бу иртәнге 11:00 дән кичке 17:00 сәгатькә  кадәр. Әгәр дә сез урамга чыгарга мәҗбүр булсагыз, мөмкин кадәр күбрәк тән өслеген ябарга кирәк. Табигый материаллардан җиңел, ачык төсле кием киегез. Күп күләмдә сыеклык кулланырга онытмагыз. Бу чәй, чиста су, минераль су, әйрән кебек эчемлекләр, морс», – дип сөйләде табиб-терапевт, кардиолог  Гүзәл Бәдгетдинова.

Табиб әйтүенчә, татлы содалы, энергетикларны һәм спиртлы эчемлекләрне чикләргә кирәк. Еш кына кеше кояш нурлары астында булмаса да хәлсезләнә. «Әгәр дә сез кешенең кискен агарганын яки кызарганын күрсәгез, ул хәтта аңын югалтырга  мөмкин, ягъни ул үзен начар хис итә. Аны күләгәгә алып кереп ярдәм итәргә кирәк. Тозлы су бирегез, суытыгыз. Салкын суга кулларны тыгарга кирәк», - дип киңәш итә табиб.

Кояш сугу очрагында симптомнар охшаш, ашыгыч ярдәм чакырырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта халык үз ысуллары белән «котыла». Экспертлар сүзләренчә, эссе һава торышын Урта Идел буенда урнашкан антициклон билгели, ул безгә Скандинавия ягыннан килде. Якшәмбегә бераз җиләсләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса