Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балык тотарга киткән пенсионер ярты елга югалган

Хатыны полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чукоткада 70 яшьлек пенсионерны коткаралар, ул ярты ел тундрада агач кабыгы һәм балык белән тукланган.

Ирле-хатынлы пар Усть-Белая авылында яши. Ир-ат элек тә берничә айга балык тотарга киткән һәм элемтәсез калган. Җирле халык өчен бу гадәти хәл. Ләкин бу юлы 70 яшьлек ир яңа елга кайтырга вәгъдә бирә, ләкин декабрь, гыйнвар, февраль айлары үтә, ә  ул кайтмый. Хатыны полициягә мөрәҗәгать иткән. Ориентир биргән. Полиция, волонтерлар һәм тикшерүчеләр эзләүгә чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен җәлеп итмәгәннәр. Бәхеткә, ирне тиз табалар.

Югалган ирне эзләү өчен бер көн генә киткән. Ул гаиләнең балыкчы йортыннан (шунда яшәгән) 150 метр ераклыкта булган. Ир-ат өенә кайтырга теләгән, әмма һава температурасы кискен рәвештә -30 градуска кадәр төшкәч, җылынуны көтәргә карар иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса