Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт социаль челтәрләрендәге балаларның мәчене мыскыл итүе турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

Әлмәтнең социаль челтәрләрендә белем бирү учреждениесе балаларының мәче баласын мыскыл итүләре һәм хайванның колакларын кисүләре турында ялган мәгълүмат таратыла.

Бу мәгълүмат бер генә шәһәркүләм хезмәттә дә теркәлмәгән, бу хәл мәктәпнең уку составы тарафыннан теркәлмәгән, шулай ук постка беркетелгән видеода мәктәп тә, балалар да, корбан булган мәче дә күренми.


Бу вакыйганың бернинди дә раслаулары юк һәм бу мәгълүмат ышанычлы дип санала алмый.

Шәһәр халкын дөрес булмаган мәгълүмат чыганакларына тәнкыйть белән карарга һәм мондый яңалыкларны таратудан качарга чакырабыз, ди Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса