Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Табиб җиләк-җимешне күп ашауның зыяны турында аңлатты

Табиб Роман Иванов җиләк-җимешләрне күп ашауның зыяны турында сөйләде.

 Белгеч сүзләренчә, җиләк-җимешләрне күп ашау аллергия китереп чыгарырга һәм ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости яза.

«Табиблар җиләк-җимешне көн саен ашарга киңәш итә. Рационның 15 проценты җиләк-җимеш, тагын 20 проценты яшелчә, 25 проценты сөт ризыклары, 30 проценты бөртекле ризыклар, 10 проценты ит һәм кузаклы ризыклар булырга тиеш. Мондый бүленеш организмда матдәләр алмашын нормада тотарга матдәләр балансы өчен кирәк. Нәкъ шуңа күрә башка ризыкны җиләк-җимеш белән алмаштырырга кирәкми, чөнки мондый диета аксым, майлар, витамин һәм минераллар кытлыгы китереп чыгарырга мөмкин», – дип аңлата табиб.

Шулай ук Роман Иванов җиләк-җимешләрдә фруктоза булуын һәм аның диабет китереп чыгарырга мөмкин икәнен әйтә. Моннан тыш, җиләк-җимешне күп ашау ашкайнатуны бозарга мөмкин, мәсәлән, эч күбә һәм газлар җыела.

«Кайбер очракларда аллергиягә охшаш реакция килеп чыгарга мөмкин, ягъни организм биологик актив матдәләргә сизгер була. Әйтик, гистамин һәм тирамин (бананда, ананаста, кивида, цитрусларда, грушада, персикта, алмада бар) яки салицилатларга (җиләктә, чиядә, арбикоста һәм грушада була) сизгерлек барлыкка килә. Бу реакция билгеләре аллергиягә охшаш була. Тән тиресе кызара, кычыткан бизгәге чыга, лайлалы тышчалар шешенә, күңел болгана, эч китә, кайвакыт астма өянәге булырга мөмкин», – дип өстәде табиб.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса