Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Белгеч иске телефон номерларының нәрсәсе белән куркыныч булуын әйтте

Әгәр элеккеге номерыгыздан баш тартырга карар кылгансыз икән, эксперт аны барлык аккаунтлардан бетерергә киңәш итте.

Кәрәзле элемтә операторлары карамагында телефон номерлары чикләнгән санда була, шунлыктан сез кемнеңдер иске номерын алырга һәм бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип белдерде Zecurion компаниясе генераль директоры Алексей Раевский «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Актив булмаган чор яки килешүне өзү аркасында бушаган номерлар күпмедер вакыт «карантин»да тора, аның срогы, гадәттә, ярты ел чамасы тәшкил итә. Алга таба аларны яңа абунәчеләргә саталар», - дип аңлатты Раевский.

Хәтта шуннан соң да яңа хуҗаның проблемалары барлыкка килергә: әйтик, аңа номерның элеккеге хуҗалары (оешма яки кеше) шалтыратырга мөмкин. Моннан куркырга кирәкми, бу номер элеккеге абунәченеке дип әйтү дә җитә. Әгәр шалтыратулар кабатлана икән, номерны алыштыру өчен кәрәзле элемтә операторына шалтыратырга кирәк, дип киңәш итә эксперт.

Әгәр иске номер социаль челтәрләрдәге аккаунтларга, шулай ук кушымталарга «бәйләнгән» икән, бу тагын да куркыныч. Мондый очракларда яңа хуҗа өчен хәтта банк сервисларына да юл ачылырга мөмкин, дип кисәтә Раевский.

Шунлыктан, әгәр элеккеге номерыгыздан баш тартырга карар кылгансыз икән, аны кичекмәстән социаль челтәрләрдәге барлык аккаунтлардан һәм үзегез файдаланган барлык кушымталардан алып ташлагыз, дип сүзен төгәлләде эксперт.

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса