Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ел башыннан 10 һәм 11 нче игезәк балалар тууы теркәлде

Яңа туган сабыйларга ата-аналар Элина һәм Алинә, Кирилл һәм Ярослав исемнәре куштылар.

23 июнь көнне Әлмәттә 2022 ел башыннан унынчы һәм унберенче игезәк балалар тууы теркәлде. 

Шатлыклы вакыйгалар Ришат һәм Алсу Абдуллиннар гаиләсендә, шулай ук Максим һәм Юлия Великородовлар гаиләсендә булды. Абдуллиннар гаиләсендә ике кыз, Великородовлар гаиләсендә ике малай дөньяга килә. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Элина һәм Алинә, Кирилл һәм Ярослав исемнәре куштылар. Ике гаиләдә дә бу икенче һәм өченче балалар. Элина белән Алинаны өйдә абыйлары Ранель, Кирилл һәм Ярославны – апалары Виктория көтә.

ЗАГС белгечләре бәхетле ата – аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

 

Фото: Әлмәт ЗАГС идарәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса