Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттәге күпкатлы йортта ике кеше төтен белән агуланды

Бу хәл турында хәбәр 20 февраль көнне 20:21 сәгатьтә килә.

Г.Тукай проспекты, 39 адресы буенча урнашкан торак йортта янгын булды. Янгын чүп-чар үткәргечтә була. Моның сәбәбе ташланган тәмәке төпчеге булырга мөмкин. Төтеннән югары каттагы ике кеше зыян күрде (1944 елгы ир-ат һәм 1930 елгы хатын-кыз). Урында 4 янгын сүндерү исәп-хисабы, 2 ашыгыч ярдәм машинасы эшләде.

Махсус хезмәтләр килгәнче биш кеше өйдән чыгып китә ала, калганнарның юлын төтен кисә. Янгын сүндерүчеләр коткару битлеге ярдәмендә 20 кешене, шул исәптән ике баланы саф һавага чыгардылар.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Фото: ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса