Әлмәттә ел башыннан бирле 200 нче бала тууы теркәлде
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ел башыннан бирле 200 нче бала тууы теркәлде

Яңа туган сабыйга Виктория дип исем кушалар.

Әлмәттә 9 февральдә 2022 ел башыннан 200 - нче бала тууы теркәлде. 

Сабый 9 февральдә Вероника һәм Александр Глумовлар гаиләсендә туа. Кызга Виктория дип исем куштылар. Бу аларның гаиләсендә икенче бала.

ЗАГС белгечләре бәхетле әти-әнине сабыйлары туу белән котладылар һәм беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырдылар.