Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләргә игътибарлырак булуларын һәм боз сөңгеләре төшүдән саклануларын киңәш итәләр

Көннәр җылыну сәбәпле, түбәдән кар төшү һәм боз сөңгеләре барлыкка килү күзәтелә.

Җылы көннәр коммуналь хезмәткәрләргә эш өстәде. Температураның минуслы күрсәткечләрдән уңай якка күчүе сәбәпле, түбәдән кар төшү һәм боз сөңгеләре барлыкка килү күзәтелә. Хәзер  беренчел бурыч-халыкны  куркынычтан саклау.

Урам чистартылган, шуа күрә биналардан  ераграк йөрергә мөмкин.

Эшләр башланыр алдыннан хезмәткәрләр биналарны сигналь тасма белән әйләндереп алалар. Шуннан соң алар биеклектә эшкә керешәләр. Автогидроподъемник коммуналь хезмәт хезмәткәрләрен түбәгә күтәрә һәм алар боз сөңгеләрен вата.


Биеклектә торак компаниясе хезмәткәрләре эшли. Алар махсус укулар, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж уза. Бу хезмәткәрләр ике ел инде түбәләрдәге боз сөңгеләре һәм кар белән көрәшәләр.

Боз сөңгеләре өчен беренче чиратта идарәче компанияләр җавап бирә. Чөнки башка проблемалар да шәһәрлеләр тормышы өчен куркыныч тудырмый.

«Гариза булу белән икенче көнне үк эшкә керешергә тырышабыз. Боз сөңгеләре үлем куркынычы белән яный», - дип ассызыклады «Алсу» идарәче компаниясе директоры Регина Требко.

Боз сөңгеләрен бетерү өчен автогидроподъемниклы транспортка заказ бирергә кирәк, кайчагында альпинистларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Идарәче компанияләр гражданнарны игътибарлырак булырга, биналарга артык якын йөрмәскә куша,чөнки бөтен йортлардагы бозлардан шунда ук котылып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса