Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә отставкадагы судья Емельян Шабалин вафат булды

Аңа 90 яшь иде.

2022 елның 29 гыйнварында отставкадагы судья Емельян Шабалин вафат булды. Аңа 90 яшь иде, дип хәбәр иттеләр Әлмәт суды матбугат хезмәтендә.

Шабалин Емельян Никитович В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетында 1963 елдан алып 1968 елга кадәр укый. Белем алганнан соң Яр Чаллыда эшли, ә 1969 елның мартында аны Әлмәт шәһәр судына халык судьясы итеп сайлыйлар. Ул суд системасында 28 елдан артык эшли.


Емельян Шабалинга «Татарстан Республикасының атказанган юристы»дигән мактаулы исем бирелә. Ул медаль һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә истәлекле билге белән бүләкләнгән. Шулай ук аңа озак еллар хезмәт иткән өчен грамота һәм «суд системасы ветераны» мактау билгесе тапшырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса