Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт этләрне тоту буенча Ульяновск өлкәсе белән контракт төзеде

Татарстанның Әлмәт районы Ульяновск өлкәсе белән этләрне тоту буенча контракт төзеде, һәм белгечләр шәһәр урамнарында 100дән артык хайванны тоткан инде.

Узган ел бу эш белән Бөгелмә оешмасы шөгыльләнде, дип сөйләде инстаграмда турыдан-туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.


"Бу эш гаризалар буенча үткәрелә. Әгәр сукбай этләрне күреп алсагыз, торак-комуналь хуҗалык департаментына мөрәҗәгать итәргә һәм  конкрет адреслар белән мәгълүмат калдырырга кирәк", — дип билгеләде район башлыгы.

Гаризалардан соң белгечләр сукбай этләрне тота, аларны стерилизацияли һәм вакциналаштыра. Аннары аларны 21 көн дәвамында тоталар һәм кире яшәү тирәлегенә кайтаралар.

Шулай ук Әлмәт районы башлыгы хайваннар приютларына ярдәм итәргә, аларга карата сакчыл карарга һәм аларны урамга чыгармаска чакырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса