Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бала өстенә койма ауган

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 30 августта Әлмәт шәһәр паркында 13 яшьлек малайга койма ауган.

Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә малайның аягы сынган.

Һәлакәттән соң, тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Малай үзе сөйләгәнчә, ул дуслары белән сөйләшеп торганда аның өстенә койма ава башлаган, янында басып торган баланы ул этеп җибәрергә өлгергән, әмма аның үзенең аягы койма астында калган.

Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса