Йортларга җылылык бирүгә әзерлек инде төгәлләнә.
Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар барлык ремонт эшләрен һәм гидравлик сынауларны үткәрделәр.
Йортларда һәм трассаларда бикләрне ача башладылар, системада басымны тигезли башладылар, насосларны эшләтеп җибәрделәр һәм сынау өчен кыска вакытка котельныйларны эшләтеп карадылар.
Җылытуны тәүлеклек уртача температура +8 градустан түбән булганда биш көн дәвамында кабызырга тиешләр.