Тиешле чаралар күрелде.
ТР Дәүләт торак инспекциясе әлмәтлеләрнең социаль челтәрләрдәге шикаятьләренә җавап бирде.
Түбән Мактамада Совет урамындагы 98 нче йортта яшәүчеләр юеш подвалдан зарлана. «ЖЭУ-11» идарәче компаниясе кисәтү алды. Моннан тыш, шәһәрнең төзекләндерү департаментына Маяковский һәм Гафиятуллин урамнарындагы авария хәлендәге агачларны кисүне таләп итеп хат җибәрелгән.