Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычы түләнмәгән әлмәтле машинасыз калды

Әлмәттә коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләргә мәҗбүр итү өчен гадәттән тыш чараларга бардылар.

Бурычлы әлмәтленең машинасын суд приставлары  алган. Арестны башка милеккә дә, әйтик, икенче фатирга яки шәхси әйберләргә дә салырга мөмкин.

Фатир хуҗалары коммуналь хезмәтләр өчен 138 мең сум күләмендә бурыч җыйганнар. Алар якынча, квартплатаны ел ярымнан артык түләмәгәннәр. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре бурычлының машинасына арест салган.

Хезмәткәрләр бурычы җыелган фатирга берничә тапкыр килә, әмма аларга ишекне  бер тапкыр да ачмыйлар. Ә бу юлы башкачарак килеп чыга. 

Машинасыз калырга теләмәгән хуҗалар бик тиз фатирларын ачалар. Хатыны иренең эшсез калуын, шуңа түли алмаганнарын әйтә. 

 Әлмәттә коммуналь хезмәтләр өчен 3800гә якын шәһәр кешесе түләми. Бурычның гомуми суммасы-690 миллион сумнан артык. Әлеге акча йөзгә якын күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясауга җитәр иде.

«Ел саен без 400 миллион сумга 50-60 йортны ремонтлыйбыз. Ягъни, бу якынча ике еллык капиталь ремонт программасы», - дип билгеләп үтә торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов.

Еш кына зур бурычны тиз генә түләп бетерү мөмкин түгел. Әгәр бурычлы кешенең хезмәт хакы юк икән, аңа эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Әйтик, урам себерүче булып идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт хакының бер өлешеннән бурычы да түләнеп барачак. Тагын реструктуризацияләү турында килешү төзергә мөмкин.

"Әгәр кеше килеп,  бурычын түли алмавын аңлатса, ярты елга реструктуризацияләү турында килешү төзелә, әҗәтләрне түләү вакытында үтәлеп, кичектерелми икән, без мәҗбүри чаралардан файдаланмыйбыз. Тик әгәр дә игътибарсыз калсалар, без җәмәгать судына  гариза бирәбез", - ди "Алсу" идарәче компания җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова.

Бу очракта да шулай булды. Машинаны штрафстоянкага алып киттеләр. Автомобиль хуҗасы аңа үзе барып җитә алыр иде. Әмма кирәкле мизгелдә ачкычлар югала.

Бурычы булган кеше 10 эчендә бурычларын түләмәсә, машинаны бәяләп, сатачаклар һәм бурычларын ябачаклар. Сатудан аерманы милекчегә  кайтарачаклар.

Коммуналь хезмәтләр өчен өч айдан артык түләмәгән һәркемне мондый хәл көтә. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бурычларны урында ук түләүчеләр дә бар. Ул чакта эвакуаторны чакыртырга туры килми икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса