Комиссия Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын тикшерде
Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр май башында башланды.
Төзүчеләр 53 территориядә эшли. Барлыгы 93 ишегалды ремонтланачак. Башкарма комитет вәкилләре аларның бер өлешен карап чыктылар.
Комиссия Радищев, Клара Цеткин, Белоглазов һәм башкалар урамнарындагы 25 ишегалдын карады.Гомумән алганда, комиссия килгән ишегалларында яшәүчеләрнең проблемалары охшаш. Алар яңа балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, тротуарлар ясауларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа