Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов форум турында хәбәр итте.
Чара Бәшир Рамеев исемендәге IT-парк мәйданчыгында узачак. Программа өч көнгә исәпләнгән, ике илнең барлык алдынгы инженерлык вузлары чакырылган.
Форум 2011 елда оештырылган Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышлана. Шул ук вакытта ул ассоциация кысаларыннан чыгачак: АТУРКка керүчеләр генә түгел, ә барлык техник вузлар да катнаша алачак.