Татарстан медиклары контракт төзеп хезмәт итә ала
Татвоенкоматта РФ Оборона министрлыгы белән махсус шартларда махсус контрактка кул куярга нинди һөнәр ияләрен чакыруларын аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.
"Махсус контракт буенча хәрби хезмәт узуның махсус шартлары, шул исәптән хәрби хезмәтне бары тик медицина профилендәге хәрби вазыйфаларда гына узу гарантияләре, шулай ук контракт вакыты тәмамлангач хәрби хезмәттән азат итү мөмкинлеге билгеләнә. Контрактта каралган махсус шартлар контрактка өстәмә кушымтада беркетелә", - дип сөйләде Егор Горячев.
Ул хәзер ординатор, табиб-белгеч, фармацевт, фельдшер һәм башка бик күп вазыйфаларның вакантлы булуын искәртте. Барлык вазыйфалар турында Казан контракты буенча хезмәткә сайлап алу пунктында белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләү 2,9 млн сум тәшкил итә. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Нәкъ менә Татарстанда бүгенгә свода катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia