Рөстәм Миңнеханов 430 нчы мотоукчылар полкын «гвардия» дигән мактаулы исем алу белән тәбрик итте
Татарстан Рәисе 430 нче мотоукчылар полкы хәрбиләрен махсус хәрби операциядәге батырлыклары өчен бирелгән «гвардия» исеме белән котлады. Ул сугышчыларга Җиңүгә ышаныч, уңышлар һәм исән-сау туган якларына кайтуларын теләде.
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов полковник Айдар Бәйрәмгулов җитәкчелегендәге 430 нчы мотоукчылар полкы командирын һәм хәрби подразделениенең шәхси составын «гвардия» дигән югары исемгә лаек булулары уңаеннан тәбрик итте.
Үз мөрәҗәгатендә Рәис бу вакыйганың әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, әлеге мактаулы исем — формированиенең махсус хәрби операция барышында авыр һәм җаваплы сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгына, ныклыгына бирелгән югары бәя.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук татарстанлыларның үз батыр якташлары белән чиксез горурлануын белдерде. Алар — Бөек Җиңүчеләр буынының лаеклы варислары, Ватанга фидакарь хезмәт итү, хәрби һәм гражданлык бурычына тугрылык традицияләрен саклап калучылар.
Сүзләрен йомгаклап, Татарстан Рәисе хәрбиләргә ныклы сәламәтлек һәм Җиңүгә какшамас ышаныч теләде.
«Гвардия полкының байрагын һәрвакыт югары тотыгыз һәм туган йортларыгызга исән-имин әйләнеп кайтыгыз», — дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia