KDW-2026 форумының үзәгендә – ясалма фәһем: барлык тармакларны үзгәртә торган технология
Быелгы Kazan Digital Week-2026 халыкара форумының төп темасы ясалма фәһем булачак. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов KDW-2026 форумының концепциясе белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, быелгы чарада барлык мәсьәләләр ясалма фәһемне гамәлдә куллану, технологик суверенитетны саклау һәм тармакара хезмәттәшлекне көчәйтү күзлегенән каралачак.
Академия президенты фикеренчә, ясалма фәһемне аерым бер тармак итеп кенә карау дөрес түгел. Бу – сәнәгать, медицина, мәгариф, транспорт, мәдәният һәм дәүләт идарәсе кебек өлкәләрдәге процессларны төптән үзгәртә торган горизонталь технология.
Эшлекле һәм күргәзмә программасы ун төп юнәлештән төзеләчәк. Алар акыллы системалар, цифрлы индустрия, киберкуркынычсызлык, мобильлек, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка мөһим өлкәләрне колачлаячак.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, KDW-2026 Татарстан өчен гади чара гына түгел. Форум фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә, республиканың технологик мөмкинлекләрен күрсәтүгә һәм цифрлы суверенитетны ныгытуга зур этәргеч бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia