Поездлар тукталышларсыз бара, дип ачыклык керттеләр компания вәкилләре.
«Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Казан Экспо» мәйданчыгында концертлар уздыру сәбәпле, 17, 18 һәм 22 апрель көннәрендә Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендә өстәмә поездлар билгеләнә.
№ 7602 номерлы электричка Казаннан 18:09 сәгатьтә чыгып, 18:40 сәгатьтә Аэропорт станциясенә килеп җитә.
№ 7603 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 21:42 сәгатьтә чыгып, 22:10 сәгатьтә Казанга кайта.
Поездлар арадагы тукталышларсыз бара, дип ачыклык керттеләр компания вәкилләре, дип яза «Татар-информ».