Татарстанда язгы кыр эшләре торышы ни хәлдә?
Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәнең темаларыннан берсе республика аграрийларын язгы кыр эшләренә әзерләү булды. Нотыкчы булып Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Хәзер Россельхозцентр филиалы тарафыннан орлыкларны актив тикшерү бара-бөртеклеләрнең 93% ы инде тикшерелгән. Быелгы уңыш өчен, көздән кертүне исәпкә алып, гектарга 61 килограмм минераль ашлама тупланган.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү 23-27 мартка билгеләнгән. Бу вакытка хуҗалыклар авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауны, тракторларны механизаторлар белән комплектлауны төгәлләргә, имин хезмәт шартлары булдырырга, хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырырга тиешләр, дип яза Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.