Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган чаралар Татарстанда 15 февральдә узачак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре министрлыгында хәбәр иттеләр.
Митинг һәм Казанның Җиңү Паркы янындагы сугышчы-интернационалистларга һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы үзәк вакыйга булачак. Башлана-10:00.
Быел Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы билгеләп үтелә. Истәлекле көн алдыннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар һәм патриотик акцияләр уза. Әйтик, КНИТУ-КАИда «Илшат Гәрәйхановның соңгы сугышы» фильмы күрсәтелде, ә Яшел Үзән районында музыкаль конкурс узды.