Татар-информ

Татарстанда ярминкә сәүдәсе кайчан башланачагы билгеле булды

Татарстанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сәүдә 14 мартта яңадан башлана.

Мәйданчыкларның эшен яңадан башлау турында ведомство коллегиясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде.

"Авыл хуҗалыгы халыкны һәркем сатып ала алырлык азык-төлек белән тәэмин итеп, социаль йөкләнештә тора. Моңа безнең традицион ярминкәләребез дә ярдәм итә", - дип ассызыклады Җәббаров.
 

Министр сүзләренә караганда, узган елгы ярминкә сәүдәсе 2 млрд сумнан артык акча китергән. Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында уза.
 
Татар-информ