Татарстанда салымнар буенча бурыч арткан.
2026 елның 1 гыйнварына Татарстанда салымнар буенча бурыч 12,595 млрд сум тәшкил иткән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 1,747 млрд сумга күбрәк, яки 16%. Бу хакта республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова берләштерелгән бюджетка салым бурычын киметү мәсьәләләре буенча муниципалитетлар белән киңәшмәдә хәбәр итте, аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте китерә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Киңәшмәдә Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе һәм федераль суд приставлары хезмәте идарәсе вәкилләре катнашты.