Мәскәүдә 19 ноябрьдә Казанда һәм Екатеринбургта Һинд генконсуллыкларын ачу тантанасы булды.
Казанның Мәскәү урамындагы «Мираж» кунакханәсе бинасында Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы офисы ачылачак, ди "Татар-информ". Тиешле мәгълүмат Россия Тышкы эшләр министрлыгының дәүләт протоколы департаменты порталында бар.
Исегезгә төшерәбез, Һиндстанның Казандагы һәм Екатеринбургтагы генконсуллыкларын ачу тантанасы Мәскәүдә 19 ноябрьдә узды.