Казанда Ленинград блокадасын да катнашканнарны искә алдылар.
Бүген, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә 82 ел тулу көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә блокадачылар һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Чарада ветеран-блокадачылар, ТР Хезмәт министры Эльмира Зарипова, Россия Герое, ТР Хезмәт министры урынбасары Рәсим Баксиков, Казан районнары администрацияләре башлыклары, Яшь армиячеләр, 101 нче мәктәп укучылары катнашты.
Татар-информ