Татарстанда волонтерларга махсус пркмия бирелә башлаячак.
Волонтерлар өчен «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе республикада гамәлгә куелды, указга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
2026 елдан башлап, ел саен дүрт премия биреләчәк: икесе россиялеләргә, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга 300әр мең сум, шулай ук ике премия оешмаларга 500әр мең сум.
Премияне оештыруның максаты-волонтерларны аларның эшчәнлегендәге күренекле нәтиҗәләр өчен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.