Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр белән рухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелек юлыннан барырга өнди.
Күңелләргә яшәү дәрте өсти торган Раштуа – ул хәзерге четерекле заманда ихтыяҗ аеруча зур булган ышаныч, мәхәббәт һәм мәрхәмәт тантанасы. Аны бәйрәм итү борын-борыннан килгән рухи хәзинәләрнең тотрыклы булуын раслый, гаилә ныклыгын саклау әһәмиятен тагын да калкурак чагылдыра, шуңа да ул тирән эчтәлекле зур вакыйгалары белән истә калачак Гаилә елының символик дәвамы булып тора.
Ислам һәм башка диннәр белән беррәттән, православие рухи-әхлакый үсешебезнең мөһим чыганагын тәшкил иткән Татарстан Республикасында Раштуаны бәйрәм иткәндә һәрчак күркәм күршелек, дуслык һәм үзара аңлашу мөнәсәбәтләре хакимлек итә.
2025 ел хәерле эшләргә һәм шәфкатьле гамәлләргә бай булыр, безгә яңа казанышлар һәм рухи җиңүләр, сөенеч-шатлыклар китерер дип ихластан ышанам.
Сезгә бәйрәмчә күтәренке кәеф, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим.
Татарстан Республикасы
Рәисе Р.Н. Миңнеханов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа