....
2024 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясенә 2,3 мең яңа әгъза җәлеп итәргә планлаштырыла. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 1 июньгә республикада кооперациягә 245 кеше кушылган.
«Дәүләт ярдәме хисабына авыл хуҗалыгы кооперациясе секторы аеруча көчле үсеш күрсәтә, кооперациягә җәлеп ителүчеләр саны 17 мең кешегә җитте, акчалата керем бер ярымга артып, 14,6 млрд сум тәшкил итте», – дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Кооперативларның ел саен илкүләм проект кысаларында, кооператив әгъзаларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга тотылган чыгымнары каплана. 2023 елда 74 кооператив һәм эшкәртүче 352,4 млн сум күләмендә субсидия алган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-ilkulam-proekt-buenca-avyl-xualygy-kooperaciyasena-2-men-yana-agza-alep-itacak-5888816