Белгеч аңлатмасы ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы яный: нәрсә эшләргә?
Табиб организмга ВИЧ үтеп керү куркынычы килеп туганда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.
Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) йоктыру куркынычын арттыручы көтелмәгән хәлләр хәвефле вәзгыять булып санала һәм ашыгыч рәвештә профилактика чаралары күрүне таләп итә. Нинди чаралар күрергә кирәклеге белән СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы табиб-эпидемиологы Алина Латыйфуллина таныштырды.
Табиб сүзләренә караганда, хәвефле вәзгыять көнкүрештә дә, һөнәри эшчәнлек белән бәйле рәвештә дә килеп туарга мөмкин. Иң беренче булып аңа медицина өлкәсендә хезмәт куючылар һәм кан белән контакт ихтималы булган башка һөнәр вәкилләре: маникюр салоннары, пирсинг, татуаж студияләре, косметология һәм стоматология кабинетлары хезмәткәрләре дучар. Әлеге вәзгыятьне киселүләр, тиренең шприц энәсе белән тишелүе, тән тиресенең һәм/яки лайлалы тышчаның ВИЧ-статусы билгесез булган яки энә белән ясалучы наркотиклар кулланучы кешенең каны белән пычрануы китереп чыгара.
- Әгәр шушындый вәзгыять медицина учреждениесендә килеп туса, медицина хезмәткәренә ашыгыч рәвештә профилактика чаралары күрергә кирәк булачак. Чараларның төгәл тәртибе бар, аны һәр хезмәткәр яттан белергә тиеш, - дип хәбәр итте Алина Латыйфуллина.
Әйтик, бармак тиресе тишелгәндә яки киселгәндә медицина хезмәткәре шунда ук перчаткаларын салып, кулларын агып торган су астында сабын белән юарга, 70 процентлы спирт белән эшкәртергә, ярага йод сөртергә һәм бу урынны лейкопластырь белән ябыштырып куярга тиеш.
Әгәр кешенең каны яки биологик сыеклыклары тирегә эләгә икән, аны 70% спирт белән эшкәртәләр, сабын белән юалар һәм кабат спирт белән эшкәртәләр. Ә инде алар тиренең һәм күзләрнең лайлалы тышчасына эләксә, аларны су белән яхшылап юалар, бу вакытта һич тә ышкып юарга ярамый. Авыз һәм тамакны исә күп су белән яхшылап чайкарга кирәк.
Әгәр кан һәм биологик сыеклыклар медицина халатына һәм киемнәргә эләксә, аларны алып, дезинфекцияләүче эремәгә батыралар.
Шушы беренчел чараларны күргәннән соң медицина хезмәткәрләре ашыгыч рәвештә СПИД үзәгенә яки аның филиалларына мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Көнкүрештә шуңа охшашлы хәвефле хәлләр килеп туганда да нәкъ шулай эш итәргә кирәк. Мондый вәзгыятькә тешләүләр, ВИЧ-статусы билгеле булмаган кеше белән саклану чараларын күрмичә җенси мөнәсәбәткә керү, көчләү һәм башкалар керә, дип хәбәр итте Алина Латыйфуллина.
ВИЧ йоктыру куркынычы килеп туганда 72 сәгать эчендә СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда табиб-инфекционист инфекция йоктыру куркынычы дәрәҗәсен бәяләячәк һәм контакттан соңгы терапия билгеләү турында карар кабул итәчәк, дип искәртте табиб-эпидемиолог. Аны ике сәгать эчендә алырга кирәк, әмма хәвефле хәл булганнан соң 72 сәгатьтән дә соңга калырга ярамый. Дәвалау дүрт атна дәвам итәргә тиеш, бу инфекция йоктыру куркынычын 100 % ка кадәр диярлек киметергә ярдәм итәчәк.
СПИД үзәгенең Әлмәттәге филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, Промышленная урамы, 1а йорты. Телефон: 8(8553) 36-20-18.
Таня Шамбер
Реклама 16+
Каршы күрсәтмәләре бар.
Белгеч консультациясе сорала
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа