Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Россиядә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләр өчен «Ярдәм картасы» эшли башлады

Эвакуациягә эләккән кешеләр, карта ярдәмендә, аларны өйләренә яшәргә чакырырга теләгән кешеләрне таба алачак.

RT кешеләр үз торакларын тәкъдим итә алырлык махсус платформаны эшләтеп җибәрде 

Россиянең төрле шәһәрләрендә бушлай торак тәкъдим итү мөмкинлеге булган кешеләр үз контактларын картага кертә ала. Моның өчен координаталар һәм күпме кеше кабул итәргә әзер икәнлекне язып кертергә генә кирәк. Вакытлыча яшәр өчен торакка мохтаҗ кешеләр, белдерү хуҗасы белән алдан элемтәгә керә ала. 

Хәзер балалары булган гаиләләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр Ростов һәм Воронеж өлкәләрендә урнаша. Кемнедер ял итү пансионатларында һәм балалар лагерьларында урнаштырганнар, ә күбесенә МЧС куйган җылы палаткаларда төн кунарга туры килгән. Сорауларыгыз булса, почтага языгыз: dom@rttv.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса