Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Татмедиа" газеталары, журналлары һәм китапларын барлык маркетплейсларда да алырга мөмкин

"Татмедиа"ның үз фирма кибете дә бар.

"Татмедиа" генераль директоры Шамил Садыйков:

- Электрон сәүдә системасы безнең өчен бөтен Россия буенча басма продукцияне таныту өчен киң мөмкинлекләр ачты. «Татмедиа» газеталары, журналлары һәм китаплары Ozon, Wildberries, KazanExpress, Яндекс.Маркет кебек барлык маркетплейсларда да сатыла. Моннан тыш, үзебезнең фирма интернет-кибете дә бар, аның аша без үз продукциябезне республикадан читтә сатабыз.

Хәер, республикадан читтә газета-журналлар сатуның башка каналлары да бар. Быел без Башкортстанның сәүдә челтәрләре һәм почта бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итә башладык. Күрше республикада миллионнан артык татар яши, алар үз телләрендә басма продукциягә мохтаҗ.

Хәзер безнең тауарларны Башкортстанның 162 сәүдә ноктасында һәм 240 почта бүлекчәсендә урнаштыралар. Быел без Башкортстанның ваклап сату челтәрләре аша 5 мең данәдән артык экземплярны саттык, бу бик яхшы нәтиҗә. Безнең продукциягә ихтыяҗ зур, аеруча «Сөембикә», «Казан Утлары» һәм «Салават күпере» журналларына сорау зур. Башкортстанда безнең басмаларны кире кайтару проценты, Татарстан белен чагыштырганда, ике тапкырга кимрәк.

Әңгәмә белән тулырак "Татар-информ"  сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса