Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Ял көннәрендә дә халык санын алу дәвам итәчәк

Бөтенроссия халык санын алу гадәти режимда узачак, исәпкә алучылар йорт хуҗалыкларын йөреп чыгачак, әмма вирустан саклану чаралары көчәйтеләчәк.

Исәпкә алучылар кирәкле шәхси саклану чаралары, битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән.

Наталья Гатауллина хәбәр иткә: "30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш булмаган көннәрдә күп функцияле үзәкләрдә урнашкан стационар исәпкә алу участоклары  гадәти режимда эшләячәк. Алар өйдә яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталында язылу мөмкинлеге булмаганнар өчен хезмәт итә. Шул ук вакытта күп функцияле үзәкләр интернетка керү мөмкинлеге булган кунак компьютерлары белән җиһазландырылган. Йорт яки эш белән янәшәдәге участокны сайлагыз".

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының актуаль эш графигы һәм адреслары Татарстанстат сайтында урнаштырылган.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланалар. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алуда катнашырга мөмкин. 8 ноябрьдән дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге бар.

Татарстанстат кайнар линия телефоны (843) 221-78-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса