Татарстанлылар үз йортларында капремонт датасын телеграм-бот ярдәмендә белә алалар
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт»телеграм-ботын эшләтеп җибәрделәр.
Кулланучылар үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен һәм йорт номерын, башка шәһәрдә яшәүчеләргә — шәһәр, урам һәм йортны кертергә кирәк) кертә ала, моңа җавап итеп чат-бот, әгәр йорт тиешле программага керсә, планлаштырыла торган капиталь ремонт турында мәгълүмат бирәчәк. Татарстанлылар шул рәвешле ремонтны үткәрү елын һәм эш төрләрен белә алачак.
Чат-ботка сылтама буенча яки @kapremont_rt_bot мессенджерда эзләп табып керергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа