Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Казан имамы Төркиянең популяр сериалында чыгыш ясады

Казан казые Булат Мөбарәков Россия мөфтие Мөхәммәдъяр Солтановны уйнады.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, казый (шәригать судьясы) Булат Мөбарәков Төркиянең Payitaht Abdülhamid («Права на престол Абдулхамид» яки «Соңгы император») популяр сериалында төште. Бу хакта “Миллиард.татар”га сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә. 


Татарстан имамы 1886 елдан 1915 елга кадәр Оренбург Диния Нәзарәтен җитәкләгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтановны уйный.


Булат хәзрәт Россия мөселманнары башлыгы төрек солтаны хәлиф Габделхәмид II белән әңгәмә корган эпизодта төшә. Госманлы хөкүмәте Россия империясендәге диндәшләренең хәле белән кызыксына. Солтанов Габделхәмит ярдәме белән патша хакимияте диндарларга намаз укырга комачауламый, дип җавап бирә. Шуннан соң солтан Уфадан килгән кунакка мөһим реликвия — Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан берничә чәч тапшыра.


Басма ачыклаганча, Мөбәрәковны бу рольгә Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән. Төшерүләр февраль башында узган. Казан имам-актеры сериалда бушлай катнашкан.


Сүз уңаеннан, Госманлы солтанының Россия мөфтие белән очрашуы һәм пәйгамбәрнең өч сакал бөртеге тапшыруы 1893 елда була. Артефакт озак вакытлар Уфада саклана. 2015 елда бер сакал бөртеге Болгарга тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса