Әлмәттә 99 пациент палаталардан чыкмый гына тавыш бирде
Җәмгыять

Әлмәттә 99 пациент палаталардан чыкмый гына тавыш бирде

Хастаханәдә дәваланучылар тавыш бирүдә катнашты.

Стационарларда дәваланучы пациентлар өчен турыдан-туры медицина учреждениесендә тавыш бирү мөмкинлеге оештырылды. Сайлау комиссиясе әгъзалары Әлмәт үзәк район хастаханәсенә, онкоүзәккә һәм йогышлы авырулар хастаханәсенә килде.

Стационарда булу сәбәпле сайлау участогына килә алмаган кешеләр тавыш бирде. Тавыш бирүдә барлыгы 99 кеше катнашты.