Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Яшел фитнес» фестиваль уздырды

Шәһәрдә старт алган «Яшел фитнес» проектының быел өченче җәйге сезоны. Спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итүче әлеге проектның һәр чарасы – әлмәтлеләр өчен зур бәйрәм. Якшәмбе көнне ул фестиваль рәвешендә үтте.

Саф һавада бергә-бергә шөгыльләнүгә ни җитә. Өстәвенә тәҗрибәле инструкторлар кул астында. Шунысын билгеләп үтәсе килә, проектның бер генә сезоны да бер-берсен кабатламый. Быел да аңа үзгәрешләр кертелгән. 
– Атна дәвамында әлеге бушлай тренировкалар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында, төгәлрәк әйтсәк, «Теннис-сити», пляж, шәһәр паркы, «Яшьлек», «Шәмсенур» скверларында үтә. Ә инде якшәмбе көнне без бер спорт фестиваленә җыелабыз. Фестивальдә бер үк вакытта төрле спорт юнәлешләре каралган, – дип аңлатты «Яшел фитнес» проектының PR-менеджеры Карина Исмайлова. 
Бу якшәмбе җыелу урыны итеп кичке сәгать алтыга шәһәр паркы сайланган иде. Футбол буенча дөнья чемпионатының соңгы уены булгач, фестивальдә халык аз булыр инде дип юкка шикләнгәннәр. Балаларын ияртеп килүчеләр дә, өлкәннәр дә шактый җыелды. 
Бию зарядкасы белән башланып киткән күнегүләр бер-берсен алыштыра торды. Кәефне күтәрүче, бөтен мускулларны эшләргә мәҗбүр итүче зумба, организмның физик торышын яхшыртучы йога, спорт күнегүләрен үз эченә алган көч тренингы – һәркем аларны рәхәтләнеп башкарды. 
Һәрвакыттагыча, балалар да игътибар үзәгендә булды. Алар өчен интерактив зоналар, аниматорлар эшләде. «Яшел фитнес»та катнашучыларны күңел ачу чаралары һәм призлар уйнату да көтеп тора иде. «Magic City» балалар күңел ачу үзәге һәм «Sky City» паркына сертификатлар уйнатылды. Алып баручы тәнәфесләрдә футбол темасына кагылып, белемнәрне баетырга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса