Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник"ның чираттагы "коры" җиңүе

11 гыйнвар көнне Казан “Барс”ы Әлмәтнең “Нефтяник” командасын үз бозында кунак итте.

Әлмәтлеләр  беренче периодта ук ике гол кертеп өстенлеккә чыга.  Беренче голның авторы Даниэль  Насыйбуллин булса, икенче голны “Барс”лар капкасына Владислав Арбузов кертә.

Уенның икенче өлешенең уртасында “Нефтяник”ның капитаны Максим Хапов исәпне 0:3 ясауга ирешә.  Шуннан соң казанлылар капкасындагы Артур Мисбаховны Әмир Мифтахов алыштыра. Уенның кырык беренче минутында Ярослар Альшевский һәм Александ Сумин комбинациясен  Михаил Мокин гол итеп тәмамлый. Бу уенда бәхет “Барс”ларга бары “Нефтяник”ның дүртенче голыннан соң гына елмая. Җиңү ноктасын исә Кирилл Адамчук һәм Виталий Каменев куя. Уен 1:6 исәбе белән тәмамлана.

 

Фото ХК "Барс".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса