Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтяник» «Сокол» белән очрашты

25 октябрь көнне «Нефтяник» Красноярск шәһәренең «Сокол» командасы белән уйнады.

Көндәшләрнең икесе дә көчле команда булганлыктан биредә каты көрәш барды. Беренче периодта  Воеводинның голына хуҗалар Князев алкасы белән җавап бирделәр.

Тәнәфестән соң  хуҗалар командасы тагын алга чыга. Ләкин әлеге өстенлек озакка бармый. Данил Воеводин һәм Ярослав Альшевский Станислар Альшевский тапшырган  хәлиткеч алканы капкага җибәрә һәм исәп 2:2 әйләнә.

Өченче период һәм овертаймда голлар кертелми. Шуңа күрә җиңүчене матчтан соңгы буллитлар сериясендә билгелиләр. Кызганычка каршы, Әлмәт хоккейчылары әлеге мөмкинлектән файдалана алмады. «Сокол» исә буллитта бер гол кертеп җиңү яулады. Уен 3:2 исәбе белән тәмамланды.

 

Фото: "Сокол" хоккей клубының матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса