Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник” “Металлург” белән очрашты

17 гыйнвар көнне әлмәтлеләр Магнитагорск Новокузнецк шәһәреннән килгән “Металлург” командасын кунак итте.

Исәпне кунаклар ачып җибәрде. Әлмәтлеләр моңа Станислав Альшевскийның голы белән җавап бирде.  Ләкин бераздан “Металлург” кабат алга чыкты. Уенның уртасына Михаил Мокин исәпне тигезләүгә ирешә алды. Шуннан соң кунаклар тарафыннан  ике яхшы атака ясалды һәм исәп 2:4  булды. Өченче период Әлмәт җанатарларында зур өмет уятты.  Кырык өченче минутта Данил Воеводин артта калуны туктатты дисәк тә була. Ә берничә секундтан бәхет Станислав Альшевскийга елмая. Өстәмә биш минутта  Антон Гловацкийның  голы “Металлург” өчен җиңү ноктасы булды. Уен кунаклар файдасына 4:5 исәбе белән тәмамланды.

 

Фото:"Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса