Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә “Red Bull. Шлем и краги” турниры узды

10 февраль көнне Әлмәттә икенче тапкыр үзенчәлекле хоккей ярышларының төбәк этабы узды.

Якшәмбе көнне  Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта иртәдән алып кичкә кадәр   “Red Bull. Шлем и краги” һәвәскәр командалар арасындагы хоккей турнирының төбәк этабы матчлары узды.

Уен кагыйдәләре үзгә иде: 15 минутлык ике периодлы уен, 45,72х22,86 үлчәмле капка, капка урынына автопокрышкалардан торган корылма һәм капкачысыз дүрт кешедән торган командалар.

Әлмәттә узган уеннарның иганәчесе “Татнефть” компаниясе булды. Уеннарны оештыруда Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты һәм “Нефтяник” хоккей клубы  ярдәм  күрсәтте.

Турнирда катнашырга Татарстан Республикасыннан 32 команда теләк  белдерде. Матчлар  Олимпия системасы буенча оештырылды.

Нәтиҗәдә, өченче урынны “Әлмәтнефть-3” командасы алды. Ә финалда “Tatneft Bull” белән Чирмешәннең “Стальные совы” командасы көч сынашты. Шулай  итеп, бу турнирда ике алка аерма белән - 14:12 Чирмешән хоккейчылары җиңүче булды. Алар хәзер Мәскәүгә турнирның финал этабына юл тотачак.

Иң яхшы уенчы дип “Tatneft Bull” командасыннан Антон Козин танылса, иң яхшы снайпер исеменә “Стальные совы” командасыннан  Руслан Маковей ия булды.

 

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса